Вы вошли как Гость
Группа "Гости"Приветствую Вас Гость!
Воскресенье, 28.04.2024, 06:12
Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход | RSS

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Форма входа

Архив записей

Счетчик сайта

счетчик посещений

Хакимов Т.Г "Тормыш юлы хәтирәләре"

Тормыш юлы хәтирәләре.

Безнең буынга илебез тарихында иң катлаулы, кискен үзгәрешләр, коточкыч репрессия, канлы сугышлар чорында яшәп, авыр сынаулар үтәргә туры килде. Без, Бөек Ватан сугышы яраларын төзәтеп, социализм җәмгыяте төзүгә ирештек, ләкин аның җимешләре белән бар халык та файдалана алмады. Без, шул ук какытта чәчәк аткан илебезнең бер мизгелдә таркалуын да авыр кичердек. Илебездә булып үткән кискен үзгәрешләр безнең буын халкына, аның психикасына һәм дә доньяга карашына зур үзгәрешләр кертте, кешеләрнең бер-берсе белән булган мөнәсәбәтенә кире йогынты ясады, кешеләр арасында булган шәфкать һәм патриотик тойгыларын юкка чыгарды. Бу юлларны мин тормыштан зарланып язуым түгел, бу тормыштан да яхшысын без күргәнебез юк, тик гади халык олигархларның нәфесенә берничек тә чик куя алмый, шунысы офтандыра. Мин гомер буе гади укытучы булып эшләдем, шуның өчен минем тормыш юлы меңләгән, миллионлаган гади халык кичергән тормышның бер мисалыдыр диеп исәплим, шуңа күрә тормыш юлында очраган кайбер хәтирәләрне бездән калачак буынга – оныкларга җиткерәсем килә.

Мин Яңа Усман авылында 1929 нчы елның язында, апрель аеның ахырында ярлы крестьян гайләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти, аты-сыеры булмау сәбәпле, кышын итек басып, җәен  әнине алып читкә – акча эшләргә китә торган булган. Мине ул вакытка әби белән калдырганнар. Әби (исеме Хәҗәр) үзе Гали авылыннан, әнисе яшьли үлү сәбәпле, семьяда үги кыз булып кала. Әтисе аны, 16 яшь тулу белән, үзенең 40 яшен тутырып килүче Яңа Усман авылы кешесе Хәким бабайга кияүгә бирә. Аннан бер-бер артлы балалар туа: беренчесе минем әти – Абдулгазиз 1900 елда, 1902 елда – Гельмизян, 1906 елда – Җәүһәр, 1910 елда – Габдрафик. Хәким бабай 1920 елда ачлыктан үлеп китә. Шулай итеп Хәҗәр әби бер үзе дүрт бала белән утырып кала. Озак та үтми әтине гражданнар сугышына алалар, ул аннан 1924 елда гына авылга исән-сау әйләнеп кайта. 1921че елны ачлык килүе яз башында үк үзенең дәһшәтен күрсәтә башлый. Хәҗәр әбинең сөйләвенчә, кыш буе яуган карлар эреп тә елгаларда ташу булмаган, чишмәләр кипкән. Кояш иртәнге сәгатьләрдә үк зенитка менеп утырган да, бөтен дөньяны яндырып кыздырган, агачлар да яңа гына чыга башлаган яфраклар, чәчкән икмәкләр, җирдәге үләннәр янып кара туфракка әйләнгәннәр, авылларда янгыннар башланган. Крестьяннар икмәкле җирләр эзләп, туган-үскән илләрен ташлап, төрле якларга таралганнар. Авылда калганнар әз генә ашарга ярардай нәрсә булса шуның белән тукланганнар: коелган имән шәрәләре, кишер тамырлары, су буенда үскән төрле үлән тамырлары – барысы да ходка киткән.

Авылларда мал-туар, кош-корт, эт-мәче калмаган, авыл тирәсендә очкан кошлар атылып беткән, хәттә бака-еланнардан да чирканып тормаганнар, ачтан үлгән мәетләрне халык күмәргә өлгерә алмаган. Хәҗәр әби, балаларын алып, Бугуруслан ягына чыгып китә һәм бөтен җирдә дә коточкыч ачлык хөкем сөрүен  күргәч, Җәүһәр апай белән Габдрафик абыйны Бугурусланда детдомга тапшыра да Гелмизян апай белән кире авылга кайта. Гражданнар  сугышы бетеп әти өйгә кайткач, ачлык елларының нәтиҗәсе бераз йомшагач, Җәүһәр апай белән Абдрафик абыйны алып кайтыйм дип Бугурусланга китә. Эзли торгач, Җәүһәр апайны таба, ләкин Габдрафик абыйны таба алмый, ул шуннан югала. Байтак еллар үткәч, 1944 нче елда аның безне эзләп запросы килгән, ләкин бездәге бюрократлар, андый кеше бездә юк диеп сельсоветтан  җавап җибәргәннәр. Бу хәбәрне без бик соң ишеттек инде. 1930 елны әти  колхозга керә һәм аны юл төзү бригадиры итеп билгеләп куялар. Еллар авыр булуга карамастан, Бакай-Усман-Чуваш Байтуганы арасында шоссе төзи башлыйлар. Авыл арасында юл кем турыннан утсә, шул кешеләр казырга тиеш була, бар эш тә кул көче белән башкарылган, ике яклап канау казып, чыккан туфракны уртага өеп тигезләгәннәр. Хәтеремдә: безгә каршы яклап кеше тормаганлыктан, юлның ике ягын да безгә казырга туры килде. Җәй көннәрендә әти, бригадасы белән, шул юлда барлыкка килгән чокыр-чакырларны таш-ком-балчык белән тигезләп йөри иде, мине дә ат тотып йөрер өчен үзе белән алып чыга иде. Трудоднига алынган икмәк январь-февраль айларында бетә торган иде. Шунлыктан әти итек басу һөнәрен үзләштереп, кешеләргә итек басып йөри торган иде, соңрак, заказлар була башлагач, өйдә генә эшли башлады.  Әти эшен, намус белән, җиренә җиткереп югары сыйфатлы итеп эшли иде, тиздән аның итекләре авылда дан алды, заказлар авылдан гына түгел, башка авыллардан да килә башлады. Җыелган заказларны эшләп бетерә алмаганлыктан, алар икенче елга, өченче елга да кала торган булдылар. Заказчиклар әтинең итекләрен бер ел да, ике ел да көтергә риза иделәр.            Көн дә бер кием итек эшли башлагач әти үзе генә өлгерә алмый башлады һәм йонны чистарту эшен  миңа йөкләде (миңа җиде яшь иде), пичтән алып калыпта килеш чистарту эшен инәйгә йөкләде.       1938 елны, сеңелем  Гөльшат дөньяга килгәч, инәй күбрәк аны карау белән мәшгүль булды. Шунлыктан йонны чистарту гына түгел, дыркында тетү эше дә миңа йөкләнде. Буем дыркынга җитмәгәнлектән, әти, миңа махсус скамейка ясап, шуңа бастырды. Миңа 8 яшь тулганда итекне коры көенчә эшләү почти тулысынга минем өскә кала башлады. Уйнарга чыгарга, чангы-чанада, конькида шуарга минем вакыт аз кала иде, миңа йөкләнгән эшләрне бетермичә торып, мине чыгармыйлар иде. Шунлыктан миңа, иптәш малайлар җыелып, тизрәк чыгып китәр өчен булыша торган иделәр.  Әкеренләп тормыш арулана башлады. Әти, Байтуганнан , заманына карата зур гына өй алды, аны, Усманга күчереп, башын кабык белән ябып куйды. Йортны читән белән әйләндереп тотты. Бер почмагына абзар ясап, башын салам белән ябып куйды. Озакламый Бакай базарыннан сыер алып кайттылар. Ниһаять, без дә туйганчы сөт белән ипи ашый башладык.

Мәктәптә уку елларына тукталмасам язмам тулы булмас шикелле.

Миңа әле җиде яшь тулган гына иде, 1936 елның август аенда Юсупов Шәһит абый килде дә миңа быел укырга барырга диеп язып  китте. Беренче укытучым Ибрагимова Гөлсем апа, безне 4ел укытып, бишенче класска күчерде, аңа без мең рәхмәтле. Башлангыч классларда укыганда, ел саен кышкы каникул вакытында укучыларның творчествосына багышланган район күләмендә олимпиада оештыралар иде, аңа әзерләнү октябрь аенда ук башлана. Соңгы, 1941 елгы олимпиадада миңа беренче урынны биргәннәр иде. Мин анда эшкәрткән ак куян тиресеннән куян ясап, аягына ак йоннан кечкенә генә итек басып аякларына кигердем, кулларына  таяклар тоттырып, үзем ясаган чаңгы өстенә бастырып куйган идем. Беренче урынга  приз: күньнән тегелгән укучы сумкасы , аның эчендә бер ручка, бер циркуль белән простой карандаш, бер коробка буяу каләмнәре бер калын, ике нечкә дәфтәр, бер коробка шоколад куелган иде. Мәктәптән укуларны бетереп кайткач малайлар-кызлар урамга шар уйнарга чыгалар, тик мин алар белән уйнарга өлгерә алмый идем, чөнки мин йөкләнгән эшләрне бетереп чыгуга алар уйнап арып таралган булалар иде инде.

Сок елгасында һәр авылда су тегермәннәре эшли иде. Чуваш Байтуганында буа буылгач, Сок елгасы, безгә кадәр күтәрелеп, ярлары тулып тора иде. Октябрь ахырларында, ноябрь башларында, беренче кар төшкәнче, Сок елгасы көзге кебек ялтырап торган боз белән каплана иде. Боз бераз ныгыгач, малайлар-кызлар боз өстендә ярышып-ярышып, үзебез ясаган конькиларда Чуваш Байтуганына кадәр шуып төшә торган идек. Ләкин бу бәхетләр миңа күп эләкмәде, чөньки кавыз суына төшеп, тегермән астына эләккәч, әти мине, ныгытып кар яуганчыга кадәр, өйдән бөтеләйгә чыгармас булды. Тагын бер истә калган хәтирә: 1936 ел, апрель ае, буа ерган, ташу киткән, тик су күпер өстенә аз гына чыгып җитмәгән. Аргы яктан 20-30ат җигелгән чанада чамадан тыш зур чаң тартып киләләр. Без-малайлар, чаң артыннан киләбез, чаң өстенә бер кеше баскан, чыбыркы белән атларны каулап килә. Күпер өстенә килеп керү белән атлар ярга чыктылар, ләкин чаң авырлыгыннан күпер ишелде дә чаң әйләнеп суга тоште күпер өстеннән сү китте, без-малайлар, аргы якта бүленеп калдык. Буа ерган, әмма буа күперенең өрлекләре әле алынмаган, без шул өрлекләргә атланып авыл ягына чыгабыз. Минем аякта яңа гына алган резин талошлар иде. Өрлеккә атланып шуыша гына башлаган идем аяктагы бер галош суга төшеп китте, икенчесен күтәреп кайтып киттем, аны кайткач үк сәке астына ыргыттым. Чынбарлыкта нәрсә булганын ишеткәч әтидән бик каты шелтә алдым, шуннан соң миңа аякка кияргә алмадылар, җирләр кибеп, ялан аяк йөрерлек булганчыга кадәр өйдә утырырга мәҗбүр булдым. Озакламый сугыш башланды, шуның белән  безнең дә балачак вакытлар тәмам булды. Яшь-үсмер елларыбыз сугыш чорына туры килгәнлектән, урамда уйнап йөрү урынына кинәт кенә җитдиләнеп киттек “барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг астында, узебездә җаваплылык сизеп, авылда калган олылар белән бер рәттән колхоз кырларында эшли башладык.

1941 елның июль аенда әти сугышка алына. Сугышның башыннан ахырына хәтле диярлек фронтта була, берничә тапкыр яралана, яңадан, яралары төзәлгәч, стройга баса. Сугыш туктарга, җиңу көненә ике ай арым вакыт калгач, 1945 елның 17нче февралендә Көньяк  Пруссиядә һәлак була. Бик хәтеремдә: 23 февральдә, Кызыл Армия көнен бәйрәм иткәндә безгә шушы кайгы-хәсрәт белән “кара язу” килеп төште.

Әти сугышка киткәнда миңа 12 яшь, сеңелем Гөлшатка – 3 яшь иде. Шулай итеп мин 12 яшьтән гаилә башлыгы булып калдым. 1941 елны кырда икмәкләр уңган иде. Без яшь-үсмер малайлар җәй буена колхоз малларына печән ташыдык, төрле чүп үләннәре, кычыткан, әрекмән чабып силос базлары капладык. Урып-җыю вакытында хатын-кызлар бәйләгән арыш көлтәләрен ташып эскертләргә өйдек. Көз һәм кыш буе шул көлтәләрне молотилка белән суктыралар иде. Мәктәптә укулар тукталмады. Кыш бик салкын булды, кар күп яуды. Якшәмбе көннәрендә безне класс-класс белән эскерттән - эскерткә молотилка күчерер  өчен, кар көрәргә алып чыгалар иде. Ачлык-ялангачлык үзен 1942 елдан ук сиздерә башлады. Колхозда булган икмәк тулысынча диярлек фронтка озатыла иде. Халык башлыча бәрәңге белән туена башлады, ләкин ул да язга кадәр җитми иде. Яз көне, черек бәрәңге эзләп, бакчаны икешәр тапкыр казып чыга идек. Ипи пешерер өчен имән шәрәләре җыеп, тарттырып аңа алабута оны кушалар иде. Балтырган, кычыткан, юа үләннәреннән пешергән ашны ашагач эчне борып-борып авырттыра, эч китү авыруыннан яфалана торган идек. 1941 нче елдан ук 7 нче классны бетергән малайларны ФЗО га ала башладылар, тик анда алынган малайларның күбесе качып авылга кайта торган иде.1943 нче елны җиде классны бетерү белән җәен колхозда  учетчик булып эшләдем дә 1 нче сентябрьдә Камышлы авылындагы педучилищега барып укырга кердем, шуның өчен мине ФЗО га алмадылар. Педучилищеда укыган еллар үзенә бер зур истәлек калдырдылар.

Илдә сугыш дәвам итә, ачлык-ялангачлык хөкем сөрә, карангы, салкын общежитиедә яшәп, пыснай уты яктысында дәрес хәзерлибез. Дүрт-биш укучыга бер дәреслек, аны чират белән файдаланабыз, иске китап битләренә конспектлар язабыз.

Көн саен сәгать 5 тә “Совинформбюро” тапшыруын тыңлап, фронтта булган яңалыклар белән танышабыз, политинформация дәресләрендә чыгышлар ясыйбыз. Укулар ике сменада бара, икенче сменада дәресләр кичке сәгать 7дә бетә. Безнең  бер атнага диеп алып килгән ризыкларыбыз, күбесенчә, атна кич көненә бетә торган иде, шунлыктан без атна саен шимбә көнне дәресләр тәмамлангач, төнгә каршы булса да, авылга кайтып китәргә мәҗбүр идек. Беренче сменада укучылар көндез үк кайтып киткәнлектән миңа еш кына бер үзем генә кайтырга туры килә иде.

Уку елы бету белән педучилище һәм сельхозтехникум малайларын бергә җыеп бер айга Волга елгасы буендагы Ставрополь шәһәрендә урнашкан хәрби лагерьга алып китеп, винтовкадан атарга, граната ыргытырга, стройда йөрергә, күкрәктә шуышырга, кул сугышы  алымнарына өйрәтәләр иде.  Көн саен 10 км га марш-бросок ясавы аеруча авыр иде. Ашату рационы бик ярлы булса да, хәрби режим тәртибе нык сакланды. Июнь ае хәрби лагерьда үтсә, июль, август айлары колхоз кырларында икмәкне җыеп алу, аны дәүләткә озату эшләре белән үтә. Без ундүрт-унбиш яшьлек малайлар ир-атлар эшен  башкарабыз, лабогрейка белән икмәк чабабыз, ә хатын-кызлар көлтә бәйлиләр, аны чүмәләгә утырталар. Ашлык сугу эшләре башлангач кызлар токларда веелка әйләндереп ашлык чистарталар, киптерәләр, ә без-малайлар, атлар белән Дымка, Клявлино станциаларына дәүләткә икмәк ташыйбыз. Урып-сугу эшләре җиңеләйгәч, безне бүләк асты кырларына җир сөрергә куялар, атна буена кыр станында кунып ятып, ачлы-туклы көенчә сабан сөрәбез, авылга су керергә кайтырга да рөхсәт юк, кайтсак бригадир безне чыбыркы белән кабат кырга куып җибәрә торган иде.

 Кызу көннәрнең берсендә, сабанны җайлап торганда, атларның берсе чәбәләнеп тибеп җибәрде, ул минем башка эләгеп, баш ярылып китте. Бу яраның эзе, фронтта алынган яра кебек дәһшәтле сугыш елларында үткән яшүсмер чорның бер хәтирәсе булып бүгенге көнгә кадәр саклана. Ниһаять, бөтен халыкны шатландырып Җиңү көне җитте. Әкеренләп исән калган фронтовиклар кайта башладылар. Күпме генә көтсәк тә, безнең әти кайтмады, мәңгегә сугыш кырында ятып калды. Тиздән инәй Гали авылы кешесенә кияүгә чыкты һәм анда күченеп китте. Без сеңелем белән әби янында калдык.

1946 нчы елны, педучилищены уңышлы гына тәмамлагач, мине, башлангыч класслар укытучысы итеп, Яна Усман җидееллык мәктәбенә билгеләделәр. Миңа 17яшь тулды, укытучы булып эшли башладым. Илдә һаман ачлык-ялангачлык хөкем сөрә, сугыштан соңгы елларда ул тагында көчәеп китте. Карточка белән аена миңа 8 кг, иждивенецларга 2 кг исәбеннән он бирә башладылар. Шулай итеп безгә аена 12 кг он керә башлады, ләкин аны әби, ничек кенә тырышса да, ай буена җиткерә алмый иде. Ач-ялангачлыктан, кайгы-хәсрәттәндер инде, әби нык олыгайды, еш кына исәнлегенә зарлана башлагач, өй эшләре дә, бакча эшләре дә миңа калды, дәрескә хәзерләнергә вакыт калмый торган булды. Аның өстенә укытучыларга җәмагать эшләре күп йөклиләр иде. “Сиңа тормыш иптәше кирәк, өйләнергә кирәк,” – дигән киңәш бирделәр һәм мин бу киңәшне һуш күрдем. Ике-өч ел эшләдем, йөрт-җирләрне бераз тәртипкә керттем. Сеңелем Гөлшат та кул астына керә башлады: әбисенә булыша, су китерә, идәннәрне юа, кер юа, бакчаны уташа. Карточная система бетте, кыйбат булса да базарларда икмәк алырга мөмкинлек туа башлады. 1949 елда миңа 20 яшь тулды, инде хәзер семья корырга-өйләнер вакыт җитте. Бөтен батырлыгымны һәм кыюлыгымны җыйдым да мәктәп елларында ук гашыйк булган һәм хыялымда йөрткән кызым  Мөкәтдимә янына “барам да аңа булган барлык хисләремне ачып салам,” – дигән фикер белән аңа юл тоттым. Ләкин барып керүгә аның ягымлы күз карашын, ачык матур йөзен күрү белән югалып калдым, барлык булган батырлыгым, кыюлыгым юкка чыкты, телем көрмәкләнеп бер сүз дә әйтә алмадым. Утырып чәй эчеп, сөйләшеп утырганнан соң кайтып киттем. Мин аның миңа кияүгә чыгарга рыйза булуына шикләнми идем, чөнки 6-7нче класста укыган вакытта ук безнең арада мөхәббәт уты кабынган иде инде, тик 20 яшькә җиткәнче безнең бер-беребезгә “яратам” дип әйтергә кыюлык  җитмәде, безнең мәхәббәт бер сүзсез башланды Без бергә уйнап үстек , бергә  Камышлыга йөреп , бергә педучилищены бетереп чыктык, бер –беребездән яшерен сер юк иде.   Безнең һәрбер карашта , һәрбер сүздә, һәрбер хәрәкәттә мөхәббәт бөркелеп тора иде, бер-беребезне иркәләп , сөеп, кочаклаша торган идек, бер-беребезгә ышана идек.  1949 елның язында каникулга чыккач, никах мәҗлесе ясадык, инде уку елы тәмамлангач, июнь аенда, туй үткәреп бергә тора башладык. Бу шатлыклы көннәр озакка сузылмады, көзен 20 сентябрда  мине армияга алдылар. Әлбәттә, яңа гына кушылып яши торган яши торган яшь  семья  өчен өч елга аерылу авыр сынау булды, ләкин арада дөрләп янган мөхәббәт бу сынауны дөрес юлдан үтәргә нык ярдәм итте. Мөхәббәт сүзләре белән тулга хатлар 3-4 көн саен килә тордылар, мин дә калышмадым, шундый ук сүзләр белән җават бирә тордым. Сталинградта хезмәт иттем. Бер тапкыр ул минем янга килде, ике тапкыр үзем опускыга кайтып унар көн торып килдем.  1952 нче елны, армиядан кайткач, безне эшкә Бакай җиде еллык мәктәбенә билгеләделәр. 1953 нче елның август аенда беренче кызыбыз Фидания дөньяга килде. Тормыш шартлары авыр булса да безнең күелләр шат, күтәренке иде. 1961 нче елны, үзебезнең соралу буенча, безне Яңа Усман мәктәбенә кайтардылар. Мин история-география фәннәрен алып бардым, Мөкатдимә - рус телен укытты. Өйгә кочак-кочак дәфтәр күтәреп кайта идее, аларны төннәр буе утырып тикшерә, дәрескә хәзерләнә, нәтиҗәдә күзләренә зарлана башлагач 1974 исәнлеге буенча ялга чыгарга  мәҗбур булдыЛәкин ялга чыккач та тик кенә утырмады, җәмәгать эшләренә чумды народный контроль әгзасы буларак  магазиннарда внезапная тикшерү үткәрәләр, аның нәтиҗәләрен исполкомга куеп, тиешле чараларын күрәләр.

Җенсовет председателе вазыйфаларын үтәү аеруча күп вакытын ала иде. Үзе һәрвакыт шат күңелле , ачык йөзле, тәмле сүзле, эчкерсез булуы белән дә кешеләрне үзенә тарткандыр. Хатын-кызлар өйгә киләләр, аңа моң-зарланып сөйлиләр, ярдәм сорыйлар иде. Мокатдимә алар белән тиз аралаша, уртак тел таба кирәкле киңәшләрен бирә, киләчәккә ышанычларын уятып тынычландыра иде һәм килгән кешеләр нынычланып, кәнагат булып, рәхмәт әйтеп китәләр иде.

Яшь  парларның  бракосочетание бәйрәмнәрен бик матур һәм күңелле итеп үткәреп, бракларын терки, үзләрен ир белән хатын диеп иглан итә, аларга матур изге теләкләр тели. Тантаналы  бәйрәмнәр, ветераннар белән очрашу кичәләре –берсе дә аңардан башка үтми иде. Үзешчән сәнгат түгәрәгенә аеручы яратып йөри иде.  Ходай аңа җыр, моң, сүз остасы - артистлар талантын җәлләмичә биргән: моңлы итеп җырлый, күңелләрне дулкынланырырлык итеп сөйли торган иде.

 Бер генә концерт та, бер генә спектакль дә аның катнашыннан башка үтмәгәндер. Төрле фестивалләргә йөреп , алдынгы  урыннар алган өчен истәлекле бүләкләргә, почетный грамоталарга лаек булды. Район газетасының внештатный корреспонденты буларак , үзенең мәкалләрен, истәлекле көннәргә, вакыйгаларга багышлап язган шигырләрен  газета битләрендә еш бастылар. Үзенең фикерләрен дә, уйларын да еш  кына шигырь юлларына салып аңлата иде. 62 ел бергә гомер иттек, өч бала үстердек. Балалар акыллы һәм тәртипле , эш сөючән, шәфкатле булып  үстеләр, тик безнең кебек укытучы булырга теләмәделәр, үзләре яраткан профессияны сайладылар: олы кызым, Фидания, вневедомвственная охранада эшләп ялга чыкты. Чаллы шәһәрендә урнашты. Икенче кызым, Рушания, төзелештә эшләп ялга чыкты, Толяттида яши.  Малаем, Раил, Чалы институтында укуын ташлап, водитель  –дальнобойщик булып китте, Чаллыда яши. Үзем 1984 елдан алып пенсиядә.          

Үткән тормышымнан бик кәнагат: матур итеп, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, балаларга үрнәк булып тигез яшәдек. Хатын-кыз өйнең яме, өйнең нуры, өйдә үскән гөлчәчәк. Кулымнан килгән кадәр аның исәнлеген, тынычлыгын, шат күңелен сакларга тырышып аның ихтиярларына, теләкләренә каршы килмәдем аның теләкләрен үтәү минем өчен бер  ләззәт, җанга рәхәт бирә иде. Әз-мәз үпкәләшкән вакытларда да йомшак-назлы сүзләр белән, бөтен гаепне үз өстемә алып, аны тынычландыра, үпкәләрен оныттыра идем. Аннан аралар тагын да якыная, мәхәббәт яңадан кабынып китә, бүген кавышкан кебек булып китә иде. Гомерем буе аның күңелен табарга, бернидән дә  мохтаҗ итмәскә, җил- яңгыр тигерәскә тырыштым. Ләкин күпме генә тырышсам да саклап кала алмадым. Бик каты авырудан соң 2011 елның 20 нче январенда 83 нче яшендә, безне калдырып, мәңгелек дөняга күчте. Бүгенче көндә үзем олы кызым Фидания тәрбиясендә яшм. Бик ихтирамлы, уч тебендә генә йөртә, үзенә дә олыгайган көненә балаларыннан шундый тәрбия күрергә насыйп булсын, иншалла, шулай булыр. Мин аңа мең-мең рәхмәтле, исән сау яши генә күрсен.

          

Яңа мәктәп зданиесына күчкәч,  яңа баштан  төзелгән мәктәп  музеенда. Икенче этажда, учительскийга каршы кабинет