Вы вошли как Гость
Группа "Гости"Приветствую Вас Гость!
Пятница, 10.05.2024, 22:48
Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход | RSS

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Форма входа

Архив записей

Счетчик сайта

счетчик посещений
Главная » 2020 » Декабрь » 29 » Отрывок из книги Хакимова Т.Г
08:55
Отрывок из книги Хакимова Т.Г

Тормыш юлы хәтирәләре.

Безнең буынга илебез тарихында иң катлаулы, кискен үзгәрешләр, коточкыч репрессия, канлы сугышлар чорында яшәп, авыр сынаулар үтәргә туры килде.

Без, Бөек Ватан сугышы яраларын төзәтеп, социализм җәмгыяте төзүгә ирештек, ләкин аның җимешләре белән бар халык та файдалана алмады. Без, шул ук какытта чәчәк аткан илебезнең бер мизгелдә таркалуын да авыр кичердек. Илебездә булып үткән кискен үзгәрешләр безнең буын халкына, аның психикасына һәм дә доньяга карашына зур үзгәрешләр кертте, кешеләрнең бер-берсе белән булган мөнәсәбәтенә кире йогынты ясады, кешеләр арасында булган шәфкать һәм патриотик тойгыларын юкка чыгарды. Бу юлларны мин тормыштан зарланып язуым түгел, бу тормыштан да яхшысын без күргәнебез юк, тик гади халык олигархларның нәфесенә берничек тә чик куя алмый, шунысы офтандыра. Мин гомер буе гади укытучы булып эшләдем, шуның өчен минем тормыш юлы меңләгән, миллионлаган гади халык кичергән тормышның бер мисалыдыр диеп исәплим, шуңа күрә тормыш юлында очраган кайбер хәтирәләрне бездән калачак буынга – оныкларга җиткерәсем килә.

Мин Яңа Усман авылында 1929 нчы елның язында, апрель аеның ахырында ярлы крестьян гайләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти, аты-сыеры булмау сәбәпле, кышын итек басып, җәен  әнине алып читкә – акча эшләргә китә торган булган.

Мине ул вакытка әби белән калдырганнар. Әби (исеме Хәҗәр) үзе Гали авылыннан, әнисе яшьли үлү сәбәпле, семьяда үги кыз булып кала. Әтисе аны, 16 яшь тулу белән, үзенең 40 яшен тутырып килүче Яңа Усман авылы кешесе Хәким бабайга кияүгә бирә. Аннан бер-бер артлы балалар туа: беренчесе минем әти – Абдулгазиз 1900 елда, 1902 елда – Гельмизян, 1906 елда – Җәүһәр, 1910 елда – Габдрафик. Хәким бабай 1920 елда ачлыктан үлеп китә. Шулай итеп Хәҗәр әби бер үзе дүрт бала белән утырып кала. Озак та үтми әтине гражданнар сугышына алалар, ул аннан 1924 елда гына авылга исән-сау әйләнеп кайта. 1921че елны ачлык килүе яз башында үк үзенең дәһшәтен күрсәтә башлый. Хәҗәр әбинең сөйләвенчә, кыш буе яуган карлар эреп тә елгаларда ташу булмаган, чишмәләр кипкән. Кояш иртәнге сәгатьләрдә үк зенитка менеп утырган да, бөтен дөньяны яндырып кыздырган, агачлар да яңа гына чыга башлаган яфраклар, чәчкән икмәкләр, җирдәге үләннәр янып кара туфракка әйләнгәннәр, авылларда янгыннар башланган. Крестьяннар икмәкле җирләр эзләп, туган-үскән илләрен ташлап, төрле якларга таралганнар. Авылда калганнар әз генә ашарга ярардай нәрсә булса шуның белән тукланганнар: коелган имән шәрәләре, кишер тамырлары, су буенда үскән төрле үлән тамырлары – барысы да ходка киткән.

Авылларда мал-туар, кош-корт, эт-мәче калмаган, авыл тирәсендә очкан кошлар атылып беткән, хәттә бака-еланнардан да чирканып тормаганнар, ачтан үлгән мәетләрне халык күмәргә өлгерә алмаган.

Хәҗәр әби, балаларын алып, Бугуруслан ягына чыгып китә һәм бөтен җирдә дә коточкыч ачлык хөкем сөрүен  күргәч, Җәүһәр апай белән Габдрафик абыйны Бугурусланда детдомга тапшыра да Гелмизян апай белән кире авылга кайта.

Гражданнар  сугышы бетеп әти өйгә кайткач, ачлык елларының нәтиҗәсе бераз йомшагач, Җәүһәр апай белән

Абдрафик абыйны алып кайтыйм дип Бугурусланга китә. Эзли торгач, Җәүһәр апайны таба, ләкин Габдрафик абыйны таба алмый, ул шуннан югала. Байтак еллар үткәч, 1944 нче елда аның безне эзләп запросы килгән, ләкин бездәге бюрократлар, андый кеше бездә юк диеп сельсоветтан  җавап җибәргәннәр. Бу хәбәрне без бик соң ишеттек инде.

Просмотров: 159 | Добавил: бабай | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: